Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын капиталь ремонтлау
"Саба урманчылыгы»дәүләт казна учреждениесе административ бинасында ремонт эшләре
24 ноябрьдә тәрбияче Идиятова и.И. җитәкчелегендә Әниләр көненә багышланган чара үткәрелде.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә агач кисү
Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә «Әбиләребез җырлары» дигән мәдәни сәгать үткәрде. Чара Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган. Монда, әлбәттә, халык җырларын яратучылар җыелган. Чара барышында кунаклар халык арасында мәхәббәт яулып алган татар халык җырларын җырладылар. Без үз чиратыбызда җырның тарихын сөйләдек. Катнашучылар яшьлекләрен искә төшерделәр һәм аралаштылар.
19.11.2022 һәм 20.11.2022 елда Иштуган бистәсе зиратын җыештыру өмәсе узды. Халык көче белән зур агачлар киселеп, чүп-чарны җыештырдылар.
Ноябрьның соңгы якшәмбесендә Россиядә әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагоглары һәм “Волонтер” үзәгенең активистлары өйдә социаль хезмәтләрдән файдаланучы әниләр өчен котлау открыткалары әзерләделәр. Әлеге акцияның максаты- әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
Кукмара районының Чыршы авылында «Мудорвай» («Росточек») удмурт мәдәнияте төбәкара конкурсының зона этабы узды. Бәйге Татарстан Республикасы халыкларының милләтара татулыгын ныгыту, шулай ук мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балаларны удмурт халкы мәдәниятенә тарту максатыннан үткәрелә. Бәйгене оештыручы - «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе»РОО. Иштуган мәдәният йортында «Тамчы» клуб формированиесендә катнашучылар Кузьмина Анна һәм Кузьмина Таисия (җитәкчесе Иванова С.С.) «удмурт телендә җыр башкару. Коллектив» исеменә диплом һәм бүләк тапшырылды.
Татарстанда ел башыннан 18,4 мең гаилә торак шартларын ана капиталы хисабына яхшырткан
18 ноябрь көнне Иштуган мәдәният йортында Иштуган урта мәктәбендә бу мәктәпне тәмамлаган Гайфетдинов Илнур истәлегенә багышланган хәйрия концерты булды. Күптән көтелгән концерт тулы зал каршында узды. Олылар, балалар, өлкән буын - беркем дә читтә калмады. Сәхнәдә сугыш еллары җырлары, Россия турындагы әсәрләр һәм патриотик шигырьләр яңгырады. Тамашачылар каршында"Вдохновение" укытучылар хоры, "Шундыос" һәм "Креатив" ансамбле, "Хыял"театр коллективы чыгыш ясады. Аерым катнашучылар башкаруында солдатларыбызга ярдәм йөзеннән җырлар яңгырады. Концертның кульминациясе Гайфетдинов Илнур турындагы «Встанем»композициясе астындагы видеофильм карау булды. Бу вакытта тамашачылар үз урыннарыннан тордылар. Концерт күңелгә үтеп керерлек матур булды.