Хәйрия концерты

2022 елның 25 ноябре, җомга

18 ноябрь көнне Иштуган мәдәният йортында Иштуган урта мәктәбендә бу мәктәпне тәмамлаган Гайфетдинов Илнур истәлегенә багышланган хәйрия концерты булды. Күптән көтелгән концерт тулы зал каршында узды. Олылар, балалар, өлкән буын - беркем дә читтә калмады. Сәхнәдә сугыш еллары җырлары, Россия турындагы әсәрләр һәм патриотик шигырьләр яңгырады. Тамашачылар каршында"Вдохновение" укытучылар хоры, "Шундыос" һәм "Креатив" ансамбле, "Хыял"театр коллективы чыгыш ясады. Аерым катнашучылар башкаруында солдатларыбызга ярдәм йөзеннән җырлар яңгырады. Концертның кульминациясе Гайфетдинов Илнур турындагы «Встанем»композициясе астындагы видеофильм карау булды. Бу вакытта тамашачылар үз урыннарыннан тордылар. Концерт күңелгә үтеп керерлек матур булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International