«Мудорвай» («Росточек»)удмурт мәдәнияте конкурсы

2022 елның 25 ноябре, җомга

Кукмара районының Чыршы авылында «Мудорвай» («Росточек») удмурт мәдәнияте төбәкара конкурсының зона этабы узды. Бәйге Татарстан Республикасы халыкларының милләтара татулыгын ныгыту, шулай ук мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балаларны удмурт халкы мәдәниятенә тарту максатыннан үткәрелә. Бәйгене оештыручы - «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе»РОО. Иштуган мәдәният йортында «Тамчы» клуб формированиесендә катнашучылар Кузьмина Анна һәм Кузьмина Таисия (җитәкчесе Иванова С.С.) «удмурт телендә җыр башкару. Коллектив» исеменә диплом һәм бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International