2022 елның 14-16 ноябрендә "Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында "ГТО "Бөтенроссия физкультура-спорт чараларының баш судьялар коллегиясе һәм судьялар бригадаларының спорт судьяларын әзерләү"квалификация күтәрү курслары узды. Әлеге курслар Татарстан республикасында ГТО региональ операторы тарафыннан «ГТО» БФСК комплексы нормативларын үтәүне бәяләү һәм халыкның барлык катламын системалы физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү үзәкләре хезмәткәрләрен нормативларны үтәү буенча тест үткәрү өчен Идел буе Гуфкситы белән берлектә эшләнгән.
Курслар кысаларында тыңлаучылар «ГТО» БФСК комплексы нигезләре, җиңел атлетика, чаңгы ярышлары, йөзү, спорт гимнастикасы, гер спорты һәм ядрә белән ату кебек спорт төрләре буенча таләпләр һәм нормативлар белән таныша алдылар.
Әлеге курслар нәтиҗәләре буенча укучылар спортның 6 төре буенча өченче судья категорияләренә ия булдылар һәм тест үзәкләрендә ГТО нормаларын кабул иттеләр. Саба районыннан квалификация күтәрү курсларында Шакиров Илһам Рәсим улы, Әхмәтов Йосыф Айнур улы, Мәҗитов Айнур Альберт улы һәм Билалов Артур Альберт улы катнашты.
Укучыларның Дәүләт автоинспекциясе һәм «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ДБУ хезмәткәрләре белән очрашуы
2022 елның 2-10 декабрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә «Һәркемгә уңайлы мохит»гомумроссия акциясе узачак.
Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, реабилитация, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.
2022 елның 26 ноябрендә, шимбә көнне, Россия ФМБАСЫНЫҢ «Росплазма» медицина фәнни-җитештерү үзәгенең плазма үзәгендә Шәмәрдән авылында Саба районының эре торак пунктларында яшәүчеләрне җәлеп итеп, донор акциясе узачак (Байлар Сабасы, Балтач, Кукмара, Арча, һ.б.).). Акциянең кураторы - «Россия Кызыл Хач» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе урынбасары Анисимов Андрей Андреевич.
Бүген Олыяз мәчетендә әниләр көне уңаеннан мөслимәләр кичәсе оештырылды.Авылыбыз мәхәлләсе белән берлектә мәчетебезгә Саба остабикәсе Тәнзилә абыйстай килгән иде. Бик үтемле вәгазь һәм дәрес мөслимәләргә бик ошады.Ахырдан тәмле ризыклар белән чәй табынында дәвам иттеләр.
Урта Саба мәдәният йортында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмэткэрлэре тарафыннан Халыкара Әниләр көненә багышланган « Карашларын жанны эретэ...» дип исемләнгән концерт булды. Әниләр Көне-иң игелекле, җылы һәм иң назлы бәйрәм. Бәйрәм программасында тамашачылар иң матур концерт номерларын күрделәр. Бәйрәм концерты тамашачыларда бик күп уңай хисләр уятты һәм иң жылы тәэсирләр калдырды.
Финанс-бюджет палатасында гадәттән тыш хәлләр буенча тизләтелгән әзерлек программасы нигезендә дәресләр узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече сәүдә объектында шәхси эшмәкәр Гомәрова а.М. өчен кулланучылар хокукларын яклау һәм товарларны ваклап сату килешүе буенча сатуның яңа кагыйдәләрен аңлату өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган өйрәтү семинары уздырды. Әлеге сәүдә объекты балалар киемен сата гына башлады. Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр әзерләү кагыйдәләре, товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, кулланучыларның дәгъваларын канәгатьләндерү сроклары, сыйфатсыз товарлар сатканда бәхәсле моментларны хәл итү турында, товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары турында аңлатма бирү әңгәмәсе үткәрелде.
22-23 ноябрьдә Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.