Финанс-бюджет палатасында гадәттән тыш хәлләр буенча тизләтелгән әзерлек программасы нигезендә дәресләр узды. Мондый дәресләр гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклану мәсьәләләрен хәл иткәндә хезмәткәрләрнең әзерлеген арттыруның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Дәресләр Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең хаты нигезендә үткәрелде. Чара башында Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сөнгатов тарафыннан тренировкаларның максатлары һәм бурычлары турында хезмәткәрләргә мәгълүмат җиткерелде. Дәресләрне үзәкләштерелгән бухгалтериянең әйдәп баручы бухгалтеры, гражданнар оборонасы буенча җаваплы белгеч Нияз Госманов һәм Саба гимназиясенең “Тормыш иминлеге нигезләре” фәне укытучысы Илнур Хәйриев үткәрде. Чара барышында сулыш органнарын саклау чараларыннан файдалана белү, зарарлану җирләрендә үз-үзеңә ярдәм һәм үзара ярдәм күрсәтә белү, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта оператив хәрәкәт итү һәм саклану кебек темалар каралды, өйрәнелде. Чара ахырында барлык хезмәткәрләр гражданнар оборонасы буенча видеоматериал белән таныштырылды.