22-23 ноябрьдә Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышларда 2 төркемдә 13 команда катнашты. Ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын - Саба районы,
2 урын - Балтач районы,
3 урын - Мамадыш районы.
Районыбыз спортчыларын котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.