Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән бергә Дөньякүләм проект- әдәби марафон эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләр, өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 7 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Китап – якты нур”дип исемләнгән бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу –әдәби сәгать үткәрдек.
Марафонда катнашучылар укыган китаплары,шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар.Үзләренә ошаган китапларны бер- берсенә тәкъдим иттеләр, укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.Киләчәктә дә марафоннарда автив катнашырбыз дигән теләктә калдык.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клубы белән берлектә (бирү пункты) Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан "Татарлар" газетасы белән берлектә оештырылган "альбом солдаты"онлайн конкурсында катнашып ,"Минем әти солдат » дигән темага рәсемнәр һәм открыткалар ясау конкурсы үткәрделәр. Ватанны саклаучылар көне-балаларга кыюлык, батырлык, турында тагын бер кат искә төшерү мөмкинлеге ул. Саклаучылар һәр гаиләдә бар: бабайлар, абыйлар, олы абыйлар, һәм, әлбәттә, безнең яраткан әтиләр. Чара барышында балалар төрле хәрби һөнәрләр, хәрби техника, җир өсте, һава һәм су транспорты сурәтләнгән рәсемнәрен күрсәттеләр. Рәсем конкурсы-ул балаларда Ватан тарихы белән кызыксыну тәрбияләү, шулай ук балаларга үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге дә туды . Күргәзмәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашты.
Шәмәрдән авылында биологик чистарту корылмалары төзү буенча җир эшләре башланды
6 февраль көнне Яңа Мичән авылында тантаналы рәвештә Саба үзәк район хастаханәсенең "Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Ачылу тантанасында Саба районы Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, «Саба РҮХ» ДАССУ баш табибы Юсупов Марат Рафаэль улы, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгәли улы, шулай ук авыл халкы һәм кунаклар катнашты.
Яңа бина тулысынча заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Диспансеризация, медицина тикшерүләре, барлык кирәкле процедуралар үткәрергә мөмкинлек бирә.
2023 елның 6 февраленнән 12 февраленә кадәр Россиядә авыз куышлыгы сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт атналыгы уза.
6 февраль көнне Мичән авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
1. Мичән авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм 2023 елга планнары.
2. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы.
3. Курса урман участогы вәкиле Гилазов Ф.Т урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.
4. Участок вәкаләтлесе Р.Ә. Садриевның чыгышы.
5. Мичән авыл җирлеге башлыгы А.Ә.Гәрәевның 2022 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2023 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.
6. 2022 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2023 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.
7. Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миңнехановның йомгаклау сүзе.
2023 елның 8 февралендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Музыкада һәм рәсемнәрдә кышкы мотивлар»интеграцияләнгән чара - концерт үткәрелде.
5 февраль көнне Мишәбаш мәдәният йортында Җәлил хәзрәт катнашында “Күңелләр яктыра иман белән” дип исемләнгән вәгазь кичәсе булды . Кичә Мишәбаш авылы имам –хатыйбы Гафиятов Алмаз Сәүбан улы һәм мәчеткә нигез салучы Талипов Илгиз Исламович улы чыгышлары белән башланды. Аннан соң Җәлил хәзрәтнең вэгазьләре тыңланды. Соңыннан намаз уку өчен мәчеткә киттеләр.
2023 нче елның 09 нчы февралендә Килдебәк авыл җирлегенең Килдебәк авылында, пожар гидранты алыштыру сәбәпле, халыкны су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып торачак
2023 елның 7-8 февраль көннәрендә Саба гимназиясе базасында “Ел укытучысы – 2023” конкурсының зона этабы үткәрелде.