4 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында Спорт шимбәсе үткәрелде
9 февраль көнне күренекле шагыйрь, язучы – прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууыны 85 ел тула.
Иләбәр авылындагы Мелиораторлар ур., 6 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта капиталь ремонт
9нчы февраль көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Любознайки» клуб берләшмәсе укучылары өчен шагыйрь, драматург һәм прозаик Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан «Күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллин»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларга әдипнең тормышы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтеп, «Күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллин» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.Чара ахырында укучылар тарафыннан Ф.Яруллинның “Яз гөлләре” китабыннан “Әйбәт тә минем әби”, “Гайни”, “Февраль”,“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырьләре сәнгатьле итеп укылды.
9 февраль көнне Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубына йөрүчеләр өчен Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматург Ф. Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, “Шигырьләрем дәва булсын” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чара барышында китап укучыларыбыз татар халкының яраткан язучысының шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Шекше авыл җирлегенеңдә җыен
8 февраль көнне Шекше авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда җирлеккә кергән 3 авыл гражданнары, Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
1.Шекше авыл җирлеге территориясендә беркетелгән полиция оперуполномоченные Хабибуллин Ф.Ф. 2022 елда хокук бозуларны кисәтү һәм җинаятьчелек торышы турында чыгышы.
2. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы.
3. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы участковые Зиннатуллин И.А. чыгышы.
4.Сабадагы АО «Россельхозбанк» өстәмә офис җитәкчесе Билалова Р.К. чыгышы.
5. Авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм 2023 елга планнары.
6. 2022 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2023 елда гражданнарның тәкъдимнәренә һәм сорауларына җаваплар.
7. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарылган эшләр, 2023 елга планнар турында җентекләп сөйләде.
7 февральдә, Татарстан Республикасы гербы көнендә, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Татарстан гербы - Дәүләт символы» мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Катнашучыларга гербны кабул итү, аның тарихы, республикабыз турында сөйләделәр, истәлекле урыннар турында китаплар тәкъдим ителде.
2023 елның 7-14 февралендә Россиядә куркынычсыз Рунет атналыгы уза, ул Халыкара куркынычсыз интернет көненә (SaferInternetDay) туры китерелгән. 8 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Балалар челтәрдә" Интернет-куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү