9 февраль көнне күренекле шагыйрь, язучы – прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууыны 85 ел тула.Ул 1938 елда Баулы районы Кызылъяр авылында туа.Озак еллар урын өстендә , хастаханәләрдә дәваланып ятуга карамастан Ф.Яруллин бөтне тырышлыгын, рухи көчен үзенең белемен күтәрүгә, иҗат эшенә багышлый.Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә әсәрләр иҗат итә.Аның язган әкиятләрен балалар бигрәк тә үз итә.9 февраль көнне Иләбәр авыл китапханәсендә “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар, тәрбиячеләр белән берлектә “Фәнис Яруллин әкиятләре – тәрбия үрнәге” дигән исем астында танып – белү сәгате уздырылды.Китапханәче балаларга язучы турында мәгълүмат җиткерде.Әкиятләрен тыңлаганнан соң балалар сорауларга җаваплар бирделәр.Тырыш, уңган, гадел , кешелекле булып үсәргә кирәклеген аңладылар.Соңыннан яраткан әкият геройларын төсле карандашлар белән буядылар.