Шекше авыл җирлегендә халык җыены

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Шекше авыл җирлегенеңдә җыен

8 февраль көнне  Шекше авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда җирлеккә кергән 3 авыл гражданнары,  Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1.Шекше авыл җирлеге  территориясендә  беркетелгән полиция оперуполномоченные Хабибуллин Ф.Ф. 2022 елда хокук бозуларны кисәтү  һәм җинаятьчелек торышы турында чыгышы.

2. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы.

3.  Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы участковые Зиннатуллин И.А. чыгышы.

4.Сабадагы АО «Россельхозбанк» өстәмә офис җитәкчесе Билалова Р.К. чыгышы.

5. Авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм 2023 елга планнары.

6. 2022 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2023 елда гражданнарның тәкъдимнәренә һәм сорауларына җаваплар.

7. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарылган эшләр, 2023 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International