2023 елның 8 февралендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Музыкада һәм рәсемнәрдә кышкы мотивлар»интеграцияләнгән чара - концерт үткәрелде. Концертта фортепиано укытучысы Хафизова Ч. Ф. классында укучы укучылар тарафыннан фортепеианода әсәрләр, Галиева Э.Р., Газизова Г.Р. классында укучы укучыларның рәсемнәрдән күргәзмәсе тәгъдим ителде. Концертта заманча композиторлар һәм классик композиторларның әсәрләре яңгырады. Чараның максаты: проектта катнашучылар белән бердәмлекне, музыкага һәм сынлы сәнгатькә , шигърияткә мәхәббәт уяту , үз тирәңдәге матурлыкны күрә белү, аны саклау, иҗади күзаллауны, эстетик зәвыкны үстерүгә ярдәм итү. Концерт бер сулышта узды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Эсәрләрдәге кышкы образлар тамашачыларга презентация , рәсем кургәзмәсе аша образларны тулырак ачырга ,сәнгать дөньясын аңларга ярдәм итте .Концертта катнашучыларга яңа иҗади уңышлар телибез!