2025 елның 1 декабреннән салкын су белән тәэмин итү өчен түләүгә карата арттыру коэффициенты 1,5 тән 3,0 га кадәр арта

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 25.11.2025 № 1871 карары нигезендә, 2025 елның 1 декабреннән индивидуаль яки гомуми исәпләү приборлары булмаган фатирлар өчен салкын су белән тәэмин итү өчен түләүгә карата арттыру коэффициенты 1,5 тән 3,0 га кадәр арта .

Кайнар су белән тәэмин итү буенча арттыру коэффициенты 1,5 дәрәҗәсендә кала — үзгәрешсез.

Әгәр сезнең өегездә суны исәпкә алу приборлары куелмаган икән, моны исәпкә алырга вакыт: приборны урнаштыру — бурыч кына түгел, ул экономия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International