ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районының Явлаштау авылы, Ш. Бариев ур. 21 йортында «Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең азык-төлек блогына җиһаз һәм инвентарь сатып алу белән капиталь ремонт ясау. Подрядчы оешма "ПМК-159" ҖЧҖ

Тэги: окс

6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Саба районының Яңа Мичән авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Тэги: хастахана хастаханә

Чистарту корылмасын  һәм басымлы канализация төзү буенча киңәшмә

Тэги: окс

  5 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында Кызыл Мишә, Тимершык авыл мәдәният йортлары, китапханә, Көек авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән Сәмига Сәүбәнованың "Күңелем сине эзли" дип исемләнгән спектакль күрсәтелде. Тамашачы актерларның матур уеныннан, сәхнәләштерелгән спектакльдән бик канәгать калдылар. Спектакль югары дәрәҗәдә узды.

5 февраль көнне Сүлә мәдәният йортында педагог һәм остаз елына багышланган Укытучы һөнәре "искитмәле һөнәр дөньяда юк" дигән чара уздырылды. Укытучы һөнәре һәрвакыт иң хөрмәтле, хөрмәтле һәм җаваплы саналды. Укытучы балаларны укытып кына калмый, ул илебезнең киләчәк буынын тәрбияли.Безнең чарада башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучы Сальманова Гүзәл катнашты. Ул үз һөнәрен яратып укучыларга укытучы һөнәренең уникаль булуы турында сөйләде. Укытучы булу-мактаулы һәм затлы.Балалар белән "Умницы и умники" викторинасын үткәрде, уеннар уйнады.

2023 елның 3-5 февралендә Саба муниципаль районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә авыл районнары арасында чаңгы ярышлары һәм шашка буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

6 февраль көнне Юлбат мәдәният йортында ҖЧ «Юлбат» АХ җәмгыятененең еллык хисап җыелышы булды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы башланып китте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 78 елга якын вакыт узса да, аның илебез һәм дөнья тарихында уелып калган сәхифәләре бик күп. Кешелек Мәскәү өчен сугышны, Ленинград оборонасын, Курск дугасы сугышын, Днепрны кичүне беркайчан да онытмас. Шундый бәрелешләрнең берсе – Сталинград сугышына да быел 80 ел.Шул уңайдан Явлаштау авыл китапханәсендә “Сталинград- тарихның мәңгелек истәлеге” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Анда  200 көнгә сузылган  канлы бәрелешләр  турында сөйләгәннән соң , сүзне Волгоград шәһәрендә 20 көн булып,  тарихи һәйкәлләрне үз күзләре белән күреп кайткан Ринат абый Шамилов чыгыш ясады. Катнашучылар интрактив квестта катнаштылар, китаплардан өзекләр тыңладылар. Җиңү көнен якынайту өчен  тылда фидакарь хезмәт куйган авылдаш хатын- кызларыбыз турында язма укыдылар. Мәдәният йорты каршындагы мемориалдан тыныч көннәребез өчен башларын салган авылдашарыбызның исемлеге белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

6 февраль көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Саба гимназиясенең 3 «А» (сый.җит.Заһидуллина Э. Р.)  укучылары  өчен ТР гербын кабул итү көненә  багышланган «Минем Республика символлары» дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Укучыларга Татарстан Республикасы гербын булдыру тарихы, Дәүләт символының хәзерге төре 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан раслануы турында сөйләделәр. Укучылар флаг картинасында ак, яшел һәм кызыл төсләрнең нәрсә аңлатканын, Республика гербындагы символларның әһәмияте турында белделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International