ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары "Солдатка хат" акциясендә катнаштылар һәм Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә хатлар яздылар. Солдатларга исәнлек, саулык, уңышлар һәм тизрәк җиңеп өйләренә кайтуларын теләделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

19 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында рус бильярды буенча Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир узды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирелегендә Әфганчылар көненә карата, авыл җирлеге кубогына, ир-егетләр командалары арасында волейбол турниры булып узды. Турнирда барлыгы 4 команда катнашты. Кубокка Кече Кибәче егетләре командасы ия булды. Уенда җиңүче командалар авыл җирлеге башлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Барлык уенчаларга да акчалата премияләр бирелде. Партияләр арасында концерт номерлары да булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!"дип аталган фестиваль-конкурс игълан ителде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2023 нче елның 19 февраль көнне Саба урта мәктәбе спортзалында волейбол турнирының соңгы уеннары булып узды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Әфган сугышы  турында без күп һәм бер үк вакытта бик аз беләбез! Бу сугыш ун ел эчендә бик күп сугышчыларнын  гомерен алды.

16 февральдэ  приютта,  Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр очучысы Ногманов Мөнир Зәкиевич белән очрашу узды. Очрашу бик жанлы узды. Балалар узлэренен сорауларына бик куп жаваплар таптылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

Казан шәһәрендә Раис Сафиуллин исемендәге ачык татар халык җыр һәм музыка сәнгате фестивале булып узды. Югары Шытсу мәдәният йортының "Дубая" халык уен кораллары ансамбле һәм Шарифуллиннар гаилә ансамбле әлеге фестивальдә актив катнашып лауреат исеменә лаек булдылар. Әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында Саба һәм Шытсу хатын-кыз волейбол командалары арасында иптәшләрчә уен үткәрелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

«Серле гармун телләре»

Тэги: Арташ авыл җирлеге

  2023 елның 21 февралендә 10:00 сәгатьтә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы Министры - Кузюров Равил Әфраим улы катнашында «Саба муниципаль районының 2022 елга социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында» Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International