«Серле гармун телләре»

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

17 февральдә Олы Арташ авыл клубында «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең «Серле гармун телләре» дип аталган концерт программасы узды. Артистлар тамашачыларны җырлар, биюләр, шулай ук үзләре язган  шигырьләре белән сөендерделәр. Концертка шулай ук әфганчылар да чакырылган иде. Арташ авыл җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы безнең әфганчыларны һәм барлык килгән тамашачыны Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне белән котлады һәм әфганчыларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырды. Тамашачылар артистларыбызны бик җылы кабул иттеләр, үзләренә яхшы энергия, бер өем уңай хис-кичерешләр һәм кәеф алдылар. Концерт ахырында тамашачыларыбыз торып басып кул чаптылар. Концерт барысына да шулкадәр ошады ки, хәтта тамашачылар китәргә дә теләмәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International