Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!"дип аталган фестиваль-конкурс игълан ителде.
17 февральдә Лесхоз мәдәният йортында әлеге фестиваль-конкурсның беренче этабы узды, анда Гимназия коллективы тамашачыларга "Кендек кису" халык традициясен тәкъдим итте; "СШ" Сабантуй", СШ"Саба-Арена", СШ "Карга боткасы"; "Татавтодор" АҖ Саба филиалы - "Кыз сорау". Мондый традицияләр бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга,туган телгә,милләткә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искә төшерә.
Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы сәламләделәр, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.