ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2023 ел
якшәмбе

 Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты белән берлектә «Интересное о крае, в котором живем» исемле тарихи сәгать үткәрделәр. 
Балаларны шулай ук, Тарихи туган якны өйрәнү музей почмагында, борынгы экспонатлар белән таныштырдылар,  балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына, җаваплар таптылар, экспонатларның  тарихын белә алдылар.
     Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – өлкән кешеләрнең бурычы булып тора. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Халыкара туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә. Шул максаттан, Юлбат авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тел-ул халык җаны»дигән фольклор сәгате үткәрделәр. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында чара кеше һәм җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү ,туган телгә һәм тугандаш халыклар теленә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Чарада катнашучыларга туган телнең байлыгы һәм кабатланмаслыгы, туган ягыбызның ничек кадерле булуы, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Балалар мәкаль һәм әйтемнәрнең ахырын бик теләп чиштеләр. Чара "Туган тел"җырын күмәк башкарып тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген-19 февраль көнне Саба-Аренада өстәл теннисы бүлегендә «Трейд-металл» эгидасы астында «Ватанны саклаучылар көне» республика лигасы билгеләп үтелде. Турнир 80нән артык катнашучыны берләштерде. Турнирда Киров өлкәсеннән, Чаллыдан, Яшел Үзәннән, Кукмарадан, Теләчедән килгән күршеләр булдылар. Топ лигасын Мурат Ибраһимов япты һәм «Трейд-металл» дан төп призга лаек булды, Екатерина Ищенко-икенче һәм Камил Вилданов бронза медальгә лаек булды. (барысы да Саба-Арена). Икенче лигада 3 урын Әлфис, 2 урын Риана Вәлиуллиналар һәм беренче урынны Галина Гороховатченко алды. (барысы да Саба-Арена).

Момкинлеклэре чиклэнгэн хатын- кызлар арасында:

3М. - Исмәгыйлова Гөлназ (Саба районы)

2М. - Чумакова Мария (Саба районы)

1М. - Анастасия Ануфриева (Саба-Арена)

ОВЗ (ирләр)

3М. - Шәфигуллин Фаил (Саба районы)

2 м. - Шаманов Нияз (Саба-Арена)

1М. - Галиакберов Раил (Саба-Арена)

ИН2 (кызлар) 

3М. - Ксения Щава (Саба районы)

2М. - Полина Кадыйрова (Саба районы)

1 м. - Ләйсән Зарипова (Саба районы)

ИН2 (ирләр) 

3М. - Айдар Идрисов (Саба районы)

2М. - Андрей Новиков (Саба районы)

1М. - Камил Вәлиев (Саба районы)

Барлык бүләкләр сабалыларда. Бөтенроссия ярышлары стартлары алдыннан, турнир яхшы ярдәм булды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Якшәмбе 19 февраль көнне Саба Аренада катнаш парлы разрядта бадминтон буенча Саба-Арена Беренчелеге узды.

13 яшькә кадәрге категориядә Рәхимов Адель һәм Әхмәтшина Самина җиңүче булдылар.

11 яшькә кадәрге категориядә Закиров Самир һәм Хәбибуллина Наргиза.

"ПМК" ҖЧҖенә катнашучылар өчен татлы призлар өчен рәхмәт.

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Бүген Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча узган лигада Йосыпов Раян 5 лигада чыгыш ясады, җыенда җиңде һәм 4 лигага күтәрелде. Алга таба уңышлар!

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

18
февраль, 2023 ел
шимбә

14-18 февраль көннәрендә Самара шәһәрендә фехтование буенча Россия Спорт Мастеры Сергей Исаков исемендэге Самара өлкәсенең Бөтенроссия ярышлары узды. Камолов Камол «Татарстан» командасы составында Татарстанның көмеш чемпионы булды. Җиңүчеләрне, ярышта катнашучыларны һәм тренер Шагиева Эльвира Ханиповнаны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

17 февральдә Лесхоз мәдәният йортында «Саба - АРЕНА», «Сабантуй» спорт мәктәпләре, Б. Сабасы гимназиясе һәм «Татавтодор» коллективларының «Милләт яме-йола бәйрәме» театральләштерелгән тамашасы булды.  «САБА-АРЕНА»  "артистлары" чарада катнашты һәм әзерләнгән номерларын тәкъдим итте. Иҗади чыгыш өчен һәркемгә рәхмәт!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Район Үзәк Китапханәсе китапханәчеләре Урта Саба авыл клубы белән берлектә “Муса Җәлил – һаман безнең арада”
 дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. 
Чарада  катнашучылар Муса Җәлилнең шигырьләре һәм китаплары белән танышып, викторина сорауларына кызыксынып актив җавап бирделәр. Чара ахырында М.Җәлилнең шигырьләре кычкырып укылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16-нчы февраль көнне Югары Утар балалар интернат-йортына танышу визиты белән Казан хосписы вәкилләре Казан Хоспис җитәкчесе, Анжелла Вавилова исемендәге Фонд җитәкчесе Владимир Владимир улы Вавилов белән килделәр.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Югары-Утар балалр интернат-йорты

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» фдбудан керде:

Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

     18 февральдә 18 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр. 2023 елның 19 феврале  

          2023 елның 18 февралендә кич белән, төнлә һәм иртән 2023 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы һәм Казанда урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International