Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Интересное о крае, в котором живем» исемле тарихи сәгать үткәрделәр.
Балаларны шулай ук, Тарихи туган якны өйрәнү музей почмагында, борынгы экспонатлар белән таныштырдылар, балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына, җаваплар таптылар, экспонатларның тарихын белә алдылар.
Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – өлкән кешеләрнең бурычы булып тора. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый.