Югары Утар балалар интернат-йортына танышу визиты белән Казан хосписы вәкилләре килделәр.

2023 елның 18 феврале, шимбә

16-нчы февраль көнне Югары Утар балалар интернат-йортына танышу визиты белән Казан хосписы вәкилләре Казан Хоспис җитәкчесе, Анжелла Вавилова исемендәге Фонд җитәкчесе Владимир Владимир улы Вавилов белән килделәр.

Аларның танышу визиты  кысаларында безнең интернатта Казан хосписы һәм Югары Утар балалар интернат-йорты белән хезмәттәшлек итү, табиблар ягыннан консультатив ярдәм күрсәтү, шулай ук Казан хосписы психолог белгечләре белән хезмәттәшлек итү, тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре каралды. Казан хосписы белгечләре ике атнага бер тапкыр киләчәкләр, безнең белгечләргә һәм хезмәткәрләргә консультация бирәчәкләр, паллиатив ярдәм төркемен тикшерәчәкләр һәм паллиатив медицина ярдәме күрсәтәчәкләр. Казан хосписы безнең интернат-йортка  дүрт төрле җиһаз тәкъдим итәчәк.

Казан хосписы белән Югары Утар балалар интернат-йорт арасында хезмәттәшлек турында ике яклы килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International