ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

1.24.09.2025 елдан 31.12.2025 елга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күчемсез милек объектларына карата: Саба муниципаль районы, Байлар Сабасы штп 16:35:140101, 16:35:140102, 16:35:140103, 16:35:140104, 16:35:140105, 16:35:140106, 16:35:140111, 16:35:140112, 16:35:140115, 16:35:140121, заказчы тарафыннан төзелгән юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук 30.01.2025 № 321-20-2025-002 физик затларга федераль бюджеттан субсидияләр, шул исәптән субсидияләр рәвешендә грантлар бирү турындагы килешү нигезендә Комплекслы кадастр эшләре башкарылачак.: Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, почта адресы: 420054, Татарстан Республикасы, Казан ш., Авангард ур., 74 йорт, электрон почта адресы: 16_upr@rosreestr.ru элемтә өчен телефон номеры: +7 (987) 239-18-90, башкаручы ягыннан: «Роскадастр» ППКНЫҢ Татарстан Республикасы буенча филиалы, филиалның почта адресы: 420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин ур., 1 йорт, элемтә өчен телефон номеры: 8 (843) 514-90-77 (өстәмә 2790). Кадастр инженерларының, «АКИ Поволжье» СРО әгъзаларының ФИОСЫ, кадастр инженерларының үзйөрешле оешмасы әгъзасының кадастр инженерларының үзйөрешле оешмасы әгъзалары реестрында уникаль теркәлү номеры, кадастр инженерларының үзйөрешле оешмасы әгъзалары реестрына физик зат турында белешмәләрне кертү датасы (тиешенчә): Вәлиева Альбина Рафаил кызы, 1669, 01.03.2019, Нигъмәтуллина Мария Сергеевна, 0350, 19.05.2016, Әхмәтшина Гөлчәчәк Тәлгать кызы, 1415, 16.12.2016. Почта адресы 420054, ТР, Казан ш., Владимир Кулагин ур., 1 йорт, электрон почта адресы filial@16.kadastr.ru, элемтә өчен телефон номеры 8 (843) 514-90-77 (өстәмә 2790).

  Түбән Шытсу авылында яшәүче Галявиев Әмин Галяви улы һәм Галявиева Фәүзия Корбан кызының гаилә корып яши башлауларына быел 70 ел булды. Шул уңайдан аларны Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов котлап узды.  Әмин абый белән Фәүзия апа 1955 елның 20 мартында гаилә корып яши башлыйлар.  Әмин абый башта  колхозда төрле эшләрдә,  Фәүзия апа  сыер савучы булып эшли. 1963 елда алар  Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда Әмин абый 25 ел  шахтер булып, Фәүзия апа  балалар бакчасында  җыештыручы булып эшли. Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Тәртипле, эш сөючән, шафкатьле, һәрвакыт ярдәмгә  мохтажларга булышучы  итеп  тэрбияли  аларны  Әмин  абый белән Фәүзия апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. 1995 елда Галәвиевлар гаиләсе кире туган якларына кайтып төпләнә. Лаеклы ялда булуына карамастан Әмин абый колхозда эшчәнлеген дәвам итә: фермада, ындыр табагында каравылда тора. Әмин абый хемәт һәм тыл ветераны, Фәүзия апа да хезмәт ветераны. Бүгенге көндә алар Түбән Шытсу авылында  кызлары Асия апа тәрбиясендә гомер итәләр, 8 оныклары 12 оныкчыклары бар.  Киң күнелле, ярдәмчел Әмин абый белән Фәүзия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яшиләр, шуна  күрә аларны  авылдашлар бик  хөрмәт итә. Без аларга   балаларының, оныкларының игелеген күреп, бәхетле, тигез гомер итүләрен телибез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

"Яшьлек" яшьләр үзәге районыбызның талантлы яшьләре белән очрашты.               

   24нче  сентябрь көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр  алучылар белән  скандинавия йореше чаралары  уздырылды. Гадәти йөрешнең нәтиҗәлелеге скандинавиянекеннән шактый түбәнрәк булса да, тикшеренү нәтиҗәләре өлкән яшьтәге халык өчен ике төрнең дә әһәмиятен күрсәткән. Уртача характердагы физик йөкләнешләр сәламәтлек торышына уңай йогынты ясый, ә скандинавия йөреше вакытында организм күп микъдарда кислород белән туена.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

24
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

23 сентябрьдә Лесхоз урта мәктәбе  базасында Саба муниципаль районы мәгариф оешмаларының Яшь Армия отрядлары активистлары слеты булды. Чара 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Юлбат авылында җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларындагы чокырларны ремонтлау эшләрен башкарды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башкарылды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Тенеки авылында 267 м. юл ремонтлады.  

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Безнең укучылар -Шаян ТВ дулкынында!

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башкарылды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Калатау авылында 132 м. юл ремонтлады.  

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башкарылды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Йосыф-Алан авылында 107 м. юл ремонтлады.  

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International