"Яшьлек" яшьләр үзәге районыбызның талантлы яшьләре белән очрашты.
24 нче сентябрь көнне, Саба аграр көллиятендә, "Яшьлек" яшьләр үзәге, көллият студентлары белән интеллектуаль уен оештырды. Уен барышында яшьләр мәдәният, сәнгать темаларын яктырткан кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. Командаларга бүленеп эшләү студентларда лидерлык осталыгын арттыра, аларның бердәмлеген күрсәтә. Иң күп балл җыеп, призлы урыннарга чыккан 3 командагы акчалата бүләк һәм грамоталар тапшырылды. Бүләкләрне "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы һәм Саба аграр көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хаҗиев Рәмис Равис улы тапшырды. "Саба аграр көллияте республикада яхшы белем бирүче уку йортларының берсе, бүген сез үзегезнең белемегезне, тәрбиягезне күрсәттегез, алга таба да сезнең белән очрашулар көтеп калабыз", - диде Делюс Ридаил улы.