24нче сентябрь көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр алучылар белән скандинавия йореше чаралары уздырылды. Гадәти йөрешнең нәтиҗәлелеге скандинавиянекеннән шактый түбәнрәк булса да, тикшеренү нәтиҗәләре өлкән яшьтәге халык өчен ике төрнең дә әһәмиятен күрсәткән. Уртача характердагы физик йөкләнешләр сәламәтлек торышына уңай йогынты ясый, ә скандинавия йөреше вакытында организм күп микъдарда кислород белән туена.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый активлык "Татарстанда җәй" проекты концепциясенә бик яхшы туры килә, ул актив яшәү рәвешен популярлаштыруга, республикада яшәүчеләрнең ялын һәм сәламәтләндерү чараларын оештыруга юнәлдерелгән.