70 ел бергә гомер кичерүче Галявиевлар гаиләсе

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

  Түбән Шытсу авылында яшәүче Галявиев Әмин Галяви улы һәм Галявиева Фәүзия Корбан кызының гаилә корып яши башлауларына быел 70 ел булды. Шул уңайдан аларны Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов котлап узды.  Әмин абый белән Фәүзия апа 1955 елның 20 мартында гаилә корып яши башлыйлар.  Әмин абый башта  колхозда төрле эшләрдә,  Фәүзия апа  сыер савучы булып эшли. 1963 елда алар  Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда Әмин абый 25 ел  шахтер булып, Фәүзия апа  балалар бакчасында  җыештыручы булып эшли. Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Тәртипле, эш сөючән, шафкатьле, һәрвакыт ярдәмгә  мохтажларга булышучы  итеп  тэрбияли  аларны  Әмин  абый белән Фәүзия апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. 1995 елда Галәвиевлар гаиләсе кире туган якларына кайтып төпләнә. Лаеклы ялда булуына карамастан Әмин абый колхозда эшчәнлеген дәвам итә: фермада, ындыр табагында каравылда тора. Әмин абый хемәт һәм тыл ветераны, Фәүзия апа да хезмәт ветераны. Бүгенге көндә алар Түбән Шытсу авылында  кызлары Асия апа тәрбиясендә гомер итәләр, 8 оныклары 12 оныкчыклары бар.  Киң күнелле, ярдәмчел Әмин абый белән Фәүзия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яшиләр, шуна  күрә аларны  авылдашлар бик  хөрмәт итә. Без аларга   балаларының, оныкларының игелеген күреп, бәхетле, тигез гомер итүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International