Саба муниципаль районының „Балкыш“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм лаеклы ялдагы ветераннар өчен оештырылды.
"Авыл хезмәтчәннәре" икенче Бөтенроссия форумы кысаларында Русьның кече шәһәрләре һәм авыл җирлекләренең XI «София»православие мәдәнияте һәм традицияләре фестивале старт алды.
1 октябрь көнне район мәдәният йортында әнә шундый исем астында район күләмендә Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Әлеге бәйрәмдә мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә ия булган иң яхшы педагоглар һәм тәрбиячеләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов котлады. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы Шакиров үз эшләрен намус белән, яратып һәм югары профессиналь дәрәҗәдә башкаручы педагогларны бәйрәм белән котлап, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде, алдынгы педагогларга мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Иске Икшермә мәдәният йорты «зирәк елга» идел буе халыклары халык иҗаты фестиваль-конкурсында катнашты
Белгәнебезчә, 1нче октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өлкәннәргә карата ярату һәм хөрмәт билгесе булып тора. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә өлкәннәр көненә хезмәт ветераннарына, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аларга азык-төлек җыелмалары тапшыру күркәм традициягә әверелде. Бәйрәм җыелмасына макарон эшләнмәләре , төрле ярмалар ,кондитер продукциясе, көнбагыш мае, казылык, чәй кергән.
Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре сигез авылда яшәүче 284 ветеранга күчтәнәчләр тулы пакетны өләшеп чыкты.
ҖЧ “Игенче” коллективы хөрмәтле өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм, әлбәттә, озын гомер теләп кала.
Беренчеләрдән булып хәрәкәтнең шәп очрашуы
30 сентябрьдә Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә. Бу көнне 2022 елда яңа регионнарның РФ составына аның субъектлары хокукларында керүе турында халыкара килешүләр имзаланды. Яңадан берләшү яңа төбәкләр өчен генә түгел, ә тулаем Россия өчен дә мөһим тарихи вакыйга булды. Бу мөһим вакыйга уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Лесхоз урта мәктәбе укучылары өчен «Без бергә - без бердәм!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар үзләре өчен яңа мәгълүматны зур кызыксыну белән кабул иттеләр, Россия картасында яңа территорияләрнең урнашуын карадылар. «Без бергә», «без бердәм» төшенчәләренең мәгънәләре ачылды. Бу укучыларда патриотизм хисен уятырга мөмкинлек бирде.