Несмотря на то, что в мире всё больше становятся популярны цифровые носители, печатное дело не собирается сдавать свои позиции.
В 2026 году исполняется 70 лет со дня первого выпуска детского журнала «Весёлые картинки» и 90 лет журналу «Костёр».
3 января в Больше-Ныртинской сельской библиотеке проведена пресс-мозаика «С днём рождения, «Весёлые картинки!»
Дети познакомились с историей создания журналов и их названий, с рубриками журналов. Во время мероприятия дети отгадывали загадки, разгадывали ребусы и прочитали важную фразу «Книги, журналы, газеты ждут читателей в библиотеке». А ещё ребята с удовольствием полистали декабрьские номера детских журналов, решали кроссворды, проходили лабиринты. В ходе мероприятия назвали свои любимые журналы и познакомились со списком подписки библиотеки на первую половину 2026 года.
(Участников 8 чел.)
Дөньяда цифрлы Чыганаклар торган саен популярлаша баруга карамастан, басма эше үз позицияләрен бирергә җыенмый.
2026 елда «Веселые картинки» балалар журналының беренче чыгарылышына 70 ел һәм «Костер»журналына 90 ел тула.
3 январь көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә «Туган көнең белән, «Весёлые картинки!» дигән матбугат мозаикасы үткәрелде.
Балалар журналларның барлыкка килү тарихы һәм аларның исемнәре килеп чыгышы, журналларның рубрикалары белән таныштылар. Чара барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр һәм «Китаплар , журналлар, газеталар китапханәдә укучыларны көтә»дигән мөһим фразаны чыгардылар. Китапханәгә килүче балалар журналларының декабрь саннарын карап чыктылар, кроссвордлар чиштеләр, лабиринтлар үттеләр. Чара барышында үзләренең яраткан журналларын атадылар һәм китапханәнең 2026 елның беренче яртысына язылу исемлеге белән таныштылар.
3 нче гыйнвар көнне Югары Шытсу авыл китапханәсендә күренекле язучы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган "Фатих Әмирхан – татар сатирик жанрына нигез салучы" исемле танып-белү сәгате үткәрелде. Чара яшь китап укучыларга исеме татар әдәбияты тарихына алтын хәрефләр белән язылган якты талант дөньясын ачты. Балалар Фатих Әмирханның хикәяләр, пьесалар һәм романнар авторы гына түгел, ә татар мәдәнияте, мәгарифе, әдәби тәнкыйть һәм публицистика үсешенә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый торган чын новатор икәнен белделәр. Ул XX гасыр башының иң үткен сатирикларының берсе иде. "Хәят" повестендагы юллар җанлы бәхәс тудырды. Чарада катнашучылар игътибарына язучының иң танылган әсәрләре тәкъдим ителде.
3 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде! Кечкенә кунакларны "Яңа ел сәгате" дип аталган мавыктыргыч тамаша көтә иде. Яраткан геройлары-Кыш Бабай, Кар кызы, Клоун, Татар кызы һәм хәтта Убырлы карчык белән бергә балалар Яңа ел сәгатьләре өчен югалган саннарны эзләргә керештеләр. Чөнки сәгатьтән башка бәйрәм башланып китә алмас иде, чыршы бизәлмичә, бүләкләр бирелмичә калыр иде.
Күңелле уен барышында, тылсымлы конвертлардан биремнәр башкарып, балалар һәм аларның әти-әниләре, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары җитәкчелегендә, онытылмаслык бәйрәм оештырдылар. Яшь талантлар үзләренең сәләтләрен бик шатланып күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дәртле биюләр башкардылар, шуның өчен Кыш Бабайдан лаеклы бүләкләр алдылар.
Бәйрәм кәефе лотерея билетлары уйнату беләндәвам итте. Барлыгы 237 бәхетле билет ияләренә бүләкләр тапшырылды. Чараны Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.
Яңа ел-иң якты һәм истә калырлык бәйрәм, ул үзе белән тылсым һәм могҗизалар алып килә, чын бәхет һәм күңел ачу хисе бирә. Барыннан да бигрәк бу бәйрәмне балалар көтәләр һәм аңа шатланалар! Балалар өчен яңа ел бәйрәме Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашып алардан тылсым көтү белән бәйле. 4 январь көнне Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә, Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә, Мингәр авыл мәдәният йорты һәм китапханә, Көек авыл мәдәният йорты, Сабай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре " Маҗаралы Яңа Ел "исемле балалар бәйрәме үткәрделәр. Балалар бәйрәм рухына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар һәм кызыклы сәхнәләштерелгән әкият карадылар
Тимершык авыл китапханәсе 2025 елда балалар арасында иң актив укучыларны сайлап алды .Китапханәче балаларга бүләкләр тапшырды. Шулай ук бик күп теләкләр яңгырады, алар арасында китапханәгә ешрак йөрү, күбрәк уку һәм сәламәт булу теләкләре дә бар иде.
Бәйрәмнең икенче өлешендә лотерея оештырылды.Бәйрәм бик күңелле узды.
4 гыйнвар көнендә, буран булуга карамастан үзәк чыршы янында бәйрәм гөрләде. Саба китапханәсе хезмәткәрләре һәркемнең күңеленә хуш килерлек бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде. Өч сәгать буена саф һавада төрле уеннар, җыр биюләр белән аралашып барды. Алдан игълан ителгән "Иң матур бизәлгән бияләй" һәм "Иң матур бизәлгән итек" бәйгеләренең җиңүчеләре дә үз бүләкләрен алды. "Алмаз мебель" оешмасы алып килгән бүләкләр дә уенда катнашучыларның күңеленә хуш килде. Китапханәбезнең Кыш бабае бәйрәм кунакларының тапкырлыгын, Кар кызы җитезлеген сынады. Бәйрәм күңелле узды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
3 январь көнне Югары Шытсу авылында итекле футбол ярышы булып узды. Ярышны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, аппарат җитәкчесе Гарипова Ирек Рамазанович катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: 1. Тимершык, 2. Шытсу-1, 3. Саба, 4.Шытсу-2. Командаларга акчалата бүләк һәм грамота тапшырылды.
4 январь көнне Мишәбаш авылы мәдәният йортында "Кыш Бабай бүләкләре"дип исемләнгән искиткеч яңа ел бәйрәме узды. Кечкенә кунаклар позитив заряд һәм, әлбәттә инде, бүләкләр алдылар! Ә бәйрәм тагын да кызыклырак булсын өчен, оештыручылар оттырышсыз лотерея уздырды, анда һәр бала күңелле сюрприз ота алды.
1 гыйнвар көнне Ике басу Арташ мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре " Яңа ел балкышы!"Командалы һәм ялгыз уеннар,җитезлеккә, осталыкка, тизлеккә һәм осталыкка конкурслар оештырылды. Уеннар, шаян, милли биюләрне такмакларга алмаштырдылар. Бәйрәм югары дәрәҗәдә узды.
2 гыйнвар көнне мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен "Яңа ел могҗизалары" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар бәйрәмчә Маҗара атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай килү белән чын бәйрәм башланды: күңелле уеннар, җырлар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау. Китапханәче "Әдәби алан"проектында катнашучы балаларны котлады һәм бүләкләр тапшырды Бәйрәм эмоциональ, күңелле һәм дәртле узды. Тамашачылар Яңа ел тамашасын спонсор ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р., оештыручыларга һәм катнашучыларга, шатлыклары һәм кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр.