Чит телләрне өйрәнүгә сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, чит телләр мәгарифенә кызыксыну формалаштыру максатында 18нче февраль көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 7нче мәртәбә «Мәдәниятләр калейдоскобы» дип исемләнгән туган телләр республика фестивале үткәрелде. Биредә Татарстан Республикасы районнары мәктәпләре укучылары һәм Казан федераль университеты мөгаллимнәре, студентлары катнашты. Чараның мәртәбәле кунаклары Казахстан, Иран, Индия һәм Кыргызстан консуллары, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Р.Р.Җамалетдинов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М.Р.Кәримов булды. Фестиваль кысаларында Саба муниципаль районы белем бирү оешмалары һәм чит ил студентларының иҗади остаханәләре эшләде, мастер-класслар үткәрелде. Катнашучылар Халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмә белән таныштылар һәм мәктәп коллективлары тарафыннан төрле илләрнең фән, мәдәният һәм сәнгатен чагылдырган махсус мәйданчыкларда булдылар. Фестиваль кунаклары төрле милләт вәкилләре белән аралашты, милли рухны тоя алды, коммуникатив компетенцияләрен үстерде һәм чит ил студентлары белән дуслаша алды.