7 май көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Мин яратам сине, Россия!" хәрби-патриотик җыр фестиваленең гала-концерты булып узды.
3 май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Тукран тәүбәсе» дигән хәйрия театр солянкасы куелды. Спектакльдә мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче сәнгать үзешчәнлеге, модель китапханәсе мөдире Л.Д. Мөхәммәтҗанова белән берлектә катнашты.
Шәмәрдән хастаханәсендә, гериатрия бүлегендә табиб Нурмөхәммәдова Ләйлә Гарәп кызы үпкә сәламәтлеген саклау темасына лекция укыды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәннәренең котлаулары уза. Бүген Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Мәһмүтов Фәрит Равил улы шушы авыл җирлегеннән килгән ветеран Бариева Рузиля Бари кызын котлады. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановтан бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды.
Язгы бөртекле культуралар, берьеллык үләннәр чәчү.
Бүген Кукмара районында «Барс арена» спорт комплексында инвалидлар арасында өстәл спорт уеннары буенча күпбәйге ярышлары узды. Лесхоз интернат-йортыннан бу чемпионатта Абрамов А.А., Ермолаева С. И., Карташов Н. А., Королев В. В., Заһидуллин Р.И. катнашты.
Новус, Шаффлборд, Джакколо, Кульбутто һәм Корнхолл кебек адаптив өстәл спорт уеннары шулай ук уенчының нерв-психик үсешенә, шәхеснең мөһим сыйфатларын формалаштыруга зур йогынты ясый. Алар уңай эмоцияләр тудыра, тормоз процессларын үстерә: уен барышында уенчыларга бер сигналга хәрәкәт белән җавап бирергә һәм башкаларда хәрәкәттән тыелырга туры килә. Бу Уеннарда ихтыяр, акыллылык, кыюлык, реакция тизлеге һ. б. үсеш ала.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 15 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Фронттан килгән хатлар... Сугыш елларында бу кешенең бер-берсен меңнәрчә километр ераклыкта ишетү өчен бердәнбер мөмкинлек булган. Бу хатлар сугышның кайнар сулышын саклый. Бу хатлар безнең буынны шул ерак еллар белән бәйләүче бер җеп. Саба гимназиясе укучылары өчен Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәре тарафыннан «Солдат хатлары» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрелде. Чара барышында балаларга берничә хатның эчтәлеге укылды. Әлеге чараның максаты үз Ватаны, үз халкы өчен горурлык, патриотизм хисе тәрбияләү, сугыш вакытында килгән хатларның мөһимлеген аңлау, Ватанны саклаучыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.
2024 елның 7 май 18.00 сәгатьтән 8 май 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
7 май кичендә, 8 май төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- 15-20 м/с көчле көньяк-көнбатыш җиле, локаль рәвештә 23 м/с (Казан шәһәрендә 15-20 м/с) кадәр;
- яшен.