Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә укучылар һәм әти-әниләр катнашты. "Георгий тасмасы" акциясе - үткән буыннардан бүгенге көнгә кадәр килгән эстафета. Хәтер эстафетасы, әтиләр, бабалар батырлыкларына хөрмәт, үз җирен, үз халкын, үз телен, илен якларга әзерлек эстафетасы. Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе ел саен барлыкка килгән традиция буенча «Георгий тасмаларын» тарата һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының кабер чардуганнарына беркетәләр. Һәр кеше әлеге акциядә горурлык хисе белән катнаша.
15.05.2024 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында Татар табигать саклау районара прокуроры Низамиев А.Ш., Башкарма комитет җитәкчесе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы белән берлектә, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты клубы хезмәткәрләре Бөтенроссия "Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар, шулай ук тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Сугыштан яраланып кайтып, авыл зиратына җирләнгән авылдашларыбызның каберләренә Георгий тасмалары бәйләнде.
Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә "Ветеранга кунакка" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ветеран-тыл хезмәтчәннәре Гаянова Нурсама апаның өендә булдылар. Ул сугыш елларындагы авыр тормышы турында сөйләде, гаилә фотоальбомнарын күрсәтте, яшьлеген искә төшерде. Сугыш аларны яхшылык һәм яманлык, тормыш һәм үлем, һәр көннең кыйммәте турында уйларга өйрәткән. Нурсама апа бүгенге тормышына бик рәхмәтле булып яши.
Бүген, 7 нче май көнне. "Яшьлек"яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, Шәмәрдән авылында яшәүче тыл ветераннарын котладылар.
5 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Пасха безгә шатлык китерә!" бәйрәм-уен программасын үткәрделәр
3 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән бергә «Хәтер бакчасы» акциясенә кушыла. Бу акциянең максаты Бөек Ватан сугышы елларында сугышта һәлак булган Ватанны саклаучылар хөрмәтенә агачлар утырту.
3 май көнне Иштуган мәдәният йортында «Ветеранга открытка» ясау мастер-классы үткәрелде.