"Ветераннар белән очрашу” акциясе

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

     Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә "Ветеранга кунакка" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ветеран-тыл хезмәтчәннәре Гаянова Нурсама апаның өендә булдылар. Ул сугыш елларындагы авыр тормышы турында сөйләде, гаилә фотоальбомнарын күрсәтте, яшьлеген искә төшерде. Сугыш аларны яхшылык һәм яманлык, тормыш һәм үлем, һәр көннең кыйммәте турында уйларга өйрәткән. Нурсама апа бүгенге тормышына  бик рәхмәтле булып яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International