«Әллүки» дә республика семинары

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Сабаның 2нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә оешмада полилингваль белем бирүне оештыруга заманча алымнар» темасына республика семинары узды. Анда Саба, Кукмара районнары педагоглары һәм ТР Мәгарифне үстерү институты кунаклары, мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Абдуллина Р.В., «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге вәкиле Абдуллина Э.Р. катнашты. Семинар кысаларында шөгыльләр, мастер-класслар һәм балалар белән театральләштерелгән тамашалар оештырылды. Тәкъдим ителгән материал семинар вакытында катнашучыларда зур кызыксыну, күрсәтелгән эш ысулларын һәм формаларын үз оешмаларында куллану теләген уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International