ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2024 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация


11
май, 2024 ел
шимбә

Әлеге күркәм һәм олы эшкә  Финанс – бюджет палатасы да бик теләп кушылды. Батырларның мәңгелек данын саклау йөзеннән аллеяда агачлар утыртылды. Киләчәктә әлеге агачлар үсеп, киләчәк буын Бөек җиңү көнен истә тотып, тыныч тормышка хозурланып яшәрлек булсын иде.

11 нче май көнне, Шәмәрдәндә,Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый оешмасы кубогына, ир-атлар арасында, мини-футбол турниры булып узды.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

2024 елның 11 май  18.00 сәгатьтән 12 май 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

   11 май кичендә һәм 12 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле явым-төшем була, күрү мөмкинлеге 1-2 км кадәр начарлана, 15-17 м/с көчле төньяк – көнбатыш җиле (Казан шәһәрендә 15 м/с) көтелә.

 

9 май Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Одна весна – одна Победа» бәйрәм концерты узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

8 май көнне Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Җиңү юллары буйлап...» дигән тантаналы парад-митингы узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

10
май, 2024 ел
җомга

10 май көнне Саба район үзәк китапханәсендә, Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, күренекле композитор, журналист, якташыбыз Тәслимә Низаминың балалар өчен язылган "Сәлам, дуслар" шигырь китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Чараны Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р.Ф. үзенең уй-фикерләре, теләкләре белән ачып җибәрде. Чарада китап укучыларыбыз "Сәлам,  дуслар" китабындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укып, шагыйрәгә теләкләрен җиткерделәр. Тәслимә Низами үз чиратында матур шигырь, җырларын бүләк итте. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Мөбәрәкова Ә.Г.да Тәслимә Низамига үзенең җылы, матур теләкләрен җиткерде. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р. якташыбызга теләкләрен җиткереп, истәлек бүләк тапшырды. Чара чәй табыны янында тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге

Финанс-бюджет палатасы коллективы Бөек Җиңү көненә багышланган парадта актив катнашты. Һәркемдә бары бер теләк - ил-көннәребез тыныч, күгебез һәрчак аяз булсын! 

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International