8 май көнне Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Җиңү юллары буйлап...» дигән тантаналы парад-митингы узды. Бәйрәм чарасы Җиңү паркында агачлар утыртудан башланды. Аннары «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Шәмәрдән балалар сәнгать мәктәбе» укытучысы А.А.Фәтхуллин җитәкчелегендәге тынлы оркестр башкаруында авыл предприятиеләре парады дәвам итте. Митингта шул куркыныч вакыт турында тирән мәгънәле шигырьләр яңгырады, сүзләр әйтелде, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать белән берлектә, сугыш елларының патриотик җырлары белән дәвам итте, тарихи вакыйгалардан театраль күренеш күрсәтелде. «Акварель» халык бию төркеме патриотик биюләр куйды. Котлау сүзе белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев чыгыш ясадылар. Аннары обелискка чәчәкләр салу һәм сугыш кырыннан кайтмаганнар истәлегенә бер минут тынлык булды. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясе узды. Бу бары тик йөреш кенә түгел, бу геройларга рәхмәт белдерү, аларның истәлеген хөрмәтләү һәм киләчәк буыннарга үз халкының батырлыгы турында истәлек эстафетасын тапшыру мөмкинлеге иде.