11 нче май көнне, Шәмәрдәндә,Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый оешмасы кубогына, ир-атлар арасында, мини-футбол турниры булып узды.

2024 елның 11 мае, шимбә

11 нче май көнне, Шәмәрдәндә,Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый оешмасы кубогына, ир-атлар арасында, мини-футбол турниры булып узды.

Турнир ачылышында физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый оешмасы рәисе Данис Ракип улы Габдерахманов, Шәмәрдән авыл җирлеге  башлыгы Альберт Кави улы  Валиев, Шәмәрдән "Үсеш" лицее директоры Ильфат Рөстәм улы Мөхәммәтов, спорт ветераны Марс Накип улы Сабиров катнаштылар һәм уенчыларга уңышлар теләделәр.

Мини-футбол буенча ачык республика турнирының нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын Саба районы "Яшьлек" командасы,

2 урын Балтач районы командасы,

3 урын Сабаның "Яшьләр" командасы.

Турнирның иң яхшы уенчылары дип "Яшьлек" командасыннан Яруллин Данияз, Балтач командасыннан Ахмадуллин Ринас, Сабаның "Яшьләр" командасыннан Гарипов Фаил танылды. 

Турнирда иң яхшы капкачы исеменә Бекенов Станислав лаек булды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International