«Саба-Арена» УСКда 12 майда чираттагы өстәл теннисы бәйрәме узды. Сабалар Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясенең команда Чемпионатының 2нче турын каршы алдылар. 24 ир-ат һәм 13 хатын-кыз командасы ракеткаларны үзара сынаштырдылар.
11 май, Уфа, Әнвәр Ибраһимов истәлегенә Турнир. 3 урынны «Саба-Арена» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Амалия Фазлиева алды.
Яшь фехтовальщикны һәм фехтование бүлеген котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Барнаул-Алтай крае - шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Бөтенроссия ярышлары тәмамланды, анда Россиянең 24 төбәгеннән спортчылар, шул исәптән Динара Исмаилова һәм Камилла Шигапова катнашты. Динара белән Азалия Мортазина парында, Камилла белән Григорий Шифер (Алтай крае) катнаш парда ярышларның бронза призерлары булдылар. Котлыйбыз, алга таба уңышлар!
Теләчедә узган Салават Фәтхетдинов призларына 2009 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында көрәш буенча Республика турнирында Симет егетләре уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Хәйретдинов Дилюс 29 кг 3 урын,
Миннуллин Шамил 55 кг 3 урын,
Ахмадуллин Инсаф 60 кг 3 урын,
Ибрагимов Илшат 75 кг нан авыр үлчәүдә 2 урын.
Тренерлары Закиров Делюс Ридаилович. Молодцы егетләр!
Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары “Һәр гаиләдә герой бар” исеме астында рәсем күргәзмәсе ясады.
Балаларның рәсемнәрендә фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга, безгә тыныч, ирекле тормыш бүләк иткән һәркемгә рәхмәт сүзләре чагылган. Рәсемнәрдә сугыш елларының тарихи вакыйгаларын, Җиңү бәйрәменә үз мөнәсәбәтләрен сурәтләделәр. Һәрбер эштә сюжет кына түгел, аерым гаилә тарихы, шәхси кичерешләр дә ясалган.
Күргәзмәдә катнашучыларның барысы да үзләренең иҗади потенциалын күрсәтә алдылар. Күргәзмәдә актив катнашкан һәр балага рәхмәт белдерәбез.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Әлеге күркәм һәм олы эшкә Финанс – бюджет палатасы да бик теләп кушылды. Батырларның мәңгелек данын саклау йөзеннән аллеяда агачлар утыртылды. Киләчәктә әлеге агачлар үсеп, киләчәк буын Бөек җиңү көнен истә тотып, тыныч тормышка хозурланып яшәрлек булсын иде.
11 нче май көнне, Шәмәрдәндә,Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый оешмасы кубогына, ир-атлар арасында, мини-футбол турниры булып узды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2024 елның 11 май 18.00 сәгатьтән 12 май 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
11 май кичендә һәм 12 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле явым-төшем була, күрү мөмкинлеге 1-2 км кадәр начарлана, 15-17 м/с көчле төньяк – көнбатыш җиле (Казан шәһәрендә 15 м/с) көтелә.
9 май Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Одна весна – одна Победа» бәйрәм концерты узды.