2024елның 14 маенда Мамадыш шәһәрендә "РМ АГРО" ҖЧҖ призына шахмат буенча ачык районара турнир узды.
Әлеге турнирда 2014-2015 елгы яшүсмерләр җыелма командасы да катнашты. "Саба-Арена" 
Команда составы:
1) Низамиев Йосыф (2015) 1 урын
2) Маликова Алиса (2015) 1 урын
3) Газизуллин Айдан (2014) 3 урын
4) Шакирова Мадина (2014) 3 урын
Җиңүчеләрне һәм призерларны уңышлы чыгыш белән котлыйбыз!
15 майда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Гаилә елы кысаларында һәм Халыкара гаилә көне уңаеннан "Иң күп укучы гаилә" дип исемләнгән китап сәгате үткәрделәр. Яшь укучылар һәм аларның әти-әниләре рәхәтләнеп әңгәмәдә катнаштылар, яраткан язучыларын һәм китапларын искә төшерделәр, яраткан әсәрләре турында сөйләделәр, «Гаиләмнең яраткан әкиятләре» викторинасы сорауларына җавап эзләделәр. Чара шәмнәр ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Ныклы гаилә-ил терәге" тематик - бәйрәм кичәсе үткәрделәр.
Төбәк авыл клубында волонтер хатын-кызлар Махсус хәрби операция зонасы өчен 4 көн эчендә 3 маскировка челтәре әзерләделәр.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында 30 төп чыршы һәм нарат кәлшәсе утыртылды.
Мишә авыл җирлегендә күлне ремонтлаганнан соң балык җибәрелде.
Гаилә көне-бик мөһим һәм популяр бәйрәм. Мондый чаралар аның әгъзаларының мөнәсәбәтләренә уңай йогынты ясый һәм аларны якынайта. 15 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыкара Гаилә көненә багышланган "Гаилә әйләнәсе" уен программасын оештыралар һәм үткәрәләр. Чара барышында катнашучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, мәкальләр җыйдылар, гаилә традицияләре һәм яраткан бәйрәмнәр турында сөйләделәр. Уеннар үткәрдек: "Бер, ике"," Хохотунья","Чебурашка". Гаиләләр актив рәвештә музыкаль, Отгадай ребус, построй дом конкурсларында катнашалар. Ахырда барлык гаиләләр дә истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәм татлы ризыклар белән чәй өстәле артында тәмамланды. Шулай ук чарага китапханәдә "Гаилә зонтигы астында" китап күргәзмәсе оештырылды.