15 май - Халыкара гаилә көне

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Халыкара гаилә көне уңаеннан Сабаның 6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасының барлык төркемнәрендә "Бәхет серләре" чаралары узды. Тәрбиячеләр, балалар һәм аларның әти-әниләренең уртак тырышлыгы белән « Әти, әни һәм мин» дип аталган гаилә стена газетасы булдырылды. Анда балаларның гаилә фотолары урнаштырылды. Балалар үз куллары белән әти-әниләре өчен открыткалар ясадылар. Зурлар  төркемендә “Без бер елга үстек" дигән темага ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның максаты: белем бирү эшчәнлегенә йомгак ясау. Ата - аналар шатланып ата-аналар җыелышына киләләр, чөнки алар өчен кызыклы чаралар үткәрелә. Менә бу юлы да  балалар “Ут белән шаярма!" исемле экологик театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. 

Ата-аналар җыелышы җылы һәм ышанычлы атмосферада, ачык диалог формасында узды, аның барышында ата-аналар кызыксындырган сораулар буенча тулы мәгълүмат алдылар.

Педагоглар балалар бакчасы тормышында актив катнашкан ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International