ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

       2 нче июль, обелиск янында, сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган " Геройлар безнең арада " дип исемләнгән чара үтте. Тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зөфәровна, балалар белән берлектә, Саба муниципаль районы буенча «Диңгез җыелышы" региональ иҗтимагый оешмасы советы җитәкчесе Галиев Илдус Усман улы белән очраштылар. Илдус Усман улы балаларга бу көннең беренче тапкыр 2009 елда һәм әлегә рәсми булмаган характерда билгеләнеп үтелүен әйтте. Бу көнне Гражданнар сугышыннан алып Сүриядәге операциягә һәм махсус хәрби операциягә кадәр төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны искә алалар. Ул шулай ук дәүләтнең сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга ничек ярдәм итүе, патриотик мәгърифәт мәсьәләсендә җәмгыятьнең теләктәшлек итүнең мөһимлеге, хәзерге вакытта сугыш зонасында булган сугышчыларга ярдәм итү кирәклеге турында сөйләде. Очрашуны йомгаклап, ул балаларга яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм тәрбиячеләрне тыңларга кирәклеге турында киңәшләр бирде. Очрашу бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Тэги: ОСЗ Тургай

Байлар Сабасында М. Җәлил урамы, 3А йорт адресы буенча "Балалар иҗат йорты " бинасы өчен нигез төзү эшләре башланды. Эшләрне җаваплылыгы чикләнгән "Таш" җәмгыяте башкара.

Тэги: ОКС

2 июльдә Байлар Сабасы бистәсендә чистарту корылмасы төзелеше территориясендә чираттагы киңәшмә узды

Тэги: ОКС

 Килдебәк  авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көненә карата «Ромашковая мастерская» исемле мастер-класс оештырдылар. Бу чара кысаларында катнашучылар сыгылмалы  синель чыбыктан нәфис чәчәкләр ясарга өйрәнделәр.

    Ромашка-наз, матурлык һәм ихласлык символы. Синель чыбыктан ясалган мастер-класс һәркемнең иҗади потенциалын ача алды, оригиналь композицияләр, чәчәк бәйләмнәре һәм аерым чәчәкләр булдырырга мөмкинлек бирде, алар интерьерның матур бизәге һәм якын кешеләргә искиткеч бүләк булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан иткән иде. Мондый карар гаиләне һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде. Шул рәвешле, Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда агач матрешкага рәсем ясау буенча гаиләләр арасында мастер-класс уздырылды. Әти-әниләр һәм балалар җәйнең якты, матур төсләрен кулланып әлеге чарада актив катнаштылар. Чыннан да, агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.

Тэги: мәдәният бүлеге

Бүген Финанс-бюджет палатасы рәисе  Шәмсун Әкбәрович Сөнгатовның 60 яшьлек юбилее. Коллективыбыз белән аны ихлас күңелдән 60 яшьлек юбилее  белән тәбрик итәбез. 

Шәмсун Әкбәрович – бик эрудицияле, компетентлы җитәкче, безне яңа идеяләргә этәрүче тынгы белмәс җан, кеше күңелен тирәнтен аңлаучы, үзегезгә дә, башкаларга да таләпчән шәхес. Без аның холкындагы принципиальлек, шул ук вакытта кече күңеллелек, кешелеклелек кебек матур һәм күпләр өчен өлге булырлык сыйфатларга сокланабыз. Үз эшеңнең остасы булу, бер үк вакытта тагын башка өлкәләрдә дә актив тормыш рәвеше алып барып,  заман сулышын тоеп дөрес юл белән алга атлау – бу чын талант! Ул 25 ел дәверендә җитәкләгән кораб, безнең “Финансист” корабы барлык киртәләрне узып, киләчәктә дә бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен иде.

     Җитәкчебезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, Резида ханым белән тигез, озын гомер, балалар һәм оныклар куанычы татып, озак, имин яшәргә насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.

2 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Гаилә – ил терәге» район конкурсы узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

1 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты территориясендә «Веселей, молодежь!» дигән яшьләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

1 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече балалар өчен сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган «Ими гордится вся страна» дигән темага әңгәмә үткәрде. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Эссе кабу - организмның тышкы мохитнең югары температурасына озак вакытлы тәэсир итү нәтиҗәсендә артык җылынуы белән бәйле кискен үсеш алган авыртулы халәте, ул тәннең эчке температурасының күтәрелүе белән характерлана, аңның бозылуы һәм кан әйләнеше һәм сулыш алуның нык бозылуы белән бергә бара.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International