Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен "Безнең авыл чишмәләре!» дигән экологик экскурсия оештырдылар. Авылның өч чишмәсендә булдылар. Балаларга үсемлекләр, хайваннар һәм кеше өчен суның зур роле турында сөйләделәр. Балаларга чишмә суының кайдан килеп чыгуын, ни өчен файдалы булуын һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белү кызык иде. Алар чишмәнең агып чыгуын, җирле халыкның суга килүен күзәттеләр. Балалар табигатьне саклауның, булганны саклауның мөһимлеге турында уйланырга тиеш.
Сәләт - Саба аланы ябык дип игълан ителде
16 июльдә Саба районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы эш төркеме белән «Саба РҮХ»ДАССУ каршындагы кан тамырлары үзәге төзелешендә булды. Төзелеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, Министрлыкка буйсынучы «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе 08.07.2024 елдан контракт буенча хәрби хезмәткә бер яисә берничә хәрби бурычлы хезмәткәрне җибәргән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен финанс продукты буенча ташламалы ставка «СВОНЫ яклау» кертелә. Эшмәкәрләргә еллык 1% белән 36 айга кадәр 5 млн сумга кадәр микрозайм алу мөмкинлеге бирелә.
Микрозаемга гаризаны МСП цифрлы платформасында бирергә мөмкин.https://lkmsp.smbn.ru/crm/deal/category/22
"Яшьлек"яшьләр үзәге волонтерлары, Саба районы яшь гвардиячеләре, Саба районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Насибуллин Ильнур Дамир улы белән берлектә, Шәмәрдән авылының Лермонтов урамында, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урынында махсус акция үткәрделәр.
Явлаштау авыл җирлегендә тирә якны төзекләндерү эшләре ел дәвамында алып барыла. Хәзерге вакытта үләннәрне чабу эшләре башкарыла.
«Саба»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында берьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләү эшләре бара.
17 июль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шәфкать туташы җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар «Йөрәк өянәге» темасына әңгәмә-лекция тыңладылар. Тема актуаль булу сәбәпле күп сораулар бирелде.
“Игенче” ҖЧҖдә Өтернәс авылында яшәүче, хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннарыбыз булып китте. Заманча итеп төзелгән, җиҺазлаштырылган, компьютерлаштырылган, барлык уңайлыкларлар тудырылган сөтчелек комплексларында, бозау торакларында булып- хәйран калдылар. Әлбәттә, хәзерге хезмәт- үткән чордагы белән чагыштырырлык тугел.Механикалаштыру аз булган, һәр эш кул хезмәте белән башкарылган вакытларны искә төшерделәр.
Үз эшчәнлеге чорында 5 меңгә якын микрозайм бирелгән.
Татарстан фонды капитал күләме һәм бирү күләме буенча илне микрофинанслауның иң нәтиҗәле дәүләт фондлары өчлегенә керә.