Кан тамырлары үзәген төзү

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

16 июльдә Саба районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы эш төркеме белән «Саба РҮХ»ДАССУ каршындагы кан тамырлары үзәге төзелешендә булды. Төзелеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Саба үзәк хастаханәсе каршында 6 мең квадрат метрдан артык мәйданлы 3 катлы кан тамырлары үзәге бинасы төзелә. Катлаулы формадагы бина, планда хирургия корпусының гамәлдәге бинасына терәлеп проектланган, ул «Т»хәрефе рәвешендә булачак. Үзәк эндоскопия һәм кабул итү-диагностика бүлекләре булган, баш мие кан әйләнеше кискен бозылулары булган авыруларны дәвалау өчен билгеләнгән.

Учреждение 2024 елдан 2025 елга кадәр "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт проекты кысаларында төзелә.

Тэги: ОКС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International