Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә өлкәннәрнең бурычы - табигатьне саклау гына түгел, аны яклау, аңа ярдәм итү. Балаларга да кече яшьтән шушы язылмаган кагыйдәләрне аңлатырга, үзебезнең эш-гамәлләребез аша күрсәтергә кирәк. Шул максатттан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Серле табигать” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Балалар файдалы үләннәр һәм безнең якта үсүче һәм яшәүче тереклек белән таныштылар. Табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Кеше мие-безнең тәнебез белән идарә итә торган гаять катлаулы орган. Сөйләм һәм фикерләү, хәтер һәм хис – кичерешләр - барысы да аның сәламәтлегенә бәйле.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Ромашка-бәйрәм символы" дигән мастер - класс узды. Балалар үз куллары белән кәгазьдән ромашка ясадылар. Бик кызыклы һәм файдалы булды.
Үз эшчәнлеге чорында 5 меңгә якын микрозайм бирелгән.
Татарстан фонды капитал күләме һәм бирү күләме буенча илне микрофинанслауның иң нәтиҗәле дәүләт фондлары өчлегенә керә.
Мошенниклыкның яңа ысуллары - медицина полисының гамәлдә булу вакытын озайту
☎️ Мошенниклар пенсия фонды хезмәткәре исеменнән шалтыраталар һәм медицина полисының гамәлдә булу вакыты тәмамлану турында хәбәр итәләр. Полисны озайту өчен гражданинга СМС кодын - хәбәрләрне теркәргә кирәк.
Өтернәс авылында яшәүче Файзрахманова Флүрә Әхәт кызы бүген үзенең олы бәйрәмен 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
2024 елның 18 июле 18.00 сәгатьтән 19 июль 08.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
Татарстан Республикасы территориясендә 18 июль кич, 19 июль төнлә һәм иртән урыны белән көтелә:
- 18 июль кичендә яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-20 м/с;
- 19 июльдә төнлә һәм иртән томан.
Югары Шытсу китапханәсендә балалар өчен чыгарылган журналлар белән танышу чарасы үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар, яңа журналлар белән таныштылар.