Олы Арташ авылында спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамланып килә. Эшне ҖЧҖ "ПМК 159" подряд оешмасы башкара.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2024 елның 17 июле 17.00 сәгатьтән 18 июль 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
17 июль кичендә, 18 июль төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән кыска вакытлы җилнең 15-20 м/с, көндез локаль рәвештә 23 м/с көчәюе (Казанда – урыны белән җилнең көчәюе 15-20 м/с тәшкил итә), көндез кайбер районнарда боз явуы көтелә .
14 нче июль көнне "Сәләт - Саба" аланы рәсми рәвештә ябык дип игълан ителде.
Эзмә авылында 80 гә 20 программасы буенча йорт салына башлады
Олы Шыңар авыл җирлеге Оет авылы зиратында “Трансагрокорм” ҖЧҖ оешмасы корыган агачларны, куакларны кисү эшләрен башкара.
"Татарстанның Дәүләт гимны көне" уңаеннан 14 июльдә "Кояшкай" балалар бакчасында республика символларын искә алдылар. Бөек татар композиторы, аның авторы Р.Яхин белән таныштылар, аннары балалар гимн тыңладылар.
16 июль көнне Югары Шытсу авылында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан саф һавада кино карау мөмкинлеге булдырылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар бик теләп киноны карадылар, аралыштылар, ял иттеләр.
Эндокринолог Зарипова Илзирә Илгиз кызы "Шикәр диабеты пациентлары мәктәбе"ндә "Үкчәләрне карау кагыйдәләре. Симптомнар һәм гипогликемик халәтләрне купировкалау"" темасына лекция үткәрде.