ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Татар Икшермәсе авыл клубында Искечә Яңа ел бәйрәме узды

10 гыйнварда Төп чыршы мәйданын Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре гөрләтте. Бәйрәмгә килүчеләрне предприятие җитәкчесе Раил Йосыпов котлады.

2026 елның 5 гыйнварында Байлар Сабасында Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган чаңгы ярышлары буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге узды.

Бүген Саба районында 2026 елда туган Беренче баланың өземтәсе булды. Беренче бәхетле гаилә Шәмәрдән авылында яшәүче Әхәтовлар була, аларның дүртенче балалары, кызлары туа.

Тэги: хастаханә

Ир-атлар арасында волейбол ярышы

Гыйнварь каникулларында Тимершык урта мәктәбе базасында ир-егетләр командалары арасында волейбол турниры узды. Барлыгы 7 команда катнашты: Тимершык авылы һәм Симеттән ике команда, шулай ук Аккуль-Бигәнәй, Юлбат, Шекше командалары.

1 урын - Бигәнәй

2 урын - Тимершык

3 урын - Юлбат

4 урын - Симет

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Шәмәрдәннең үзәк чыршысы янында яңа ел уеннары.

9 январь көнне Сатыш авыл мәдәният йортында көнозын  русча бильярд буенча яңа ел турниры узды. Турнирда Сатышлылар гына түгел, шулай ук Лесхоз, Теләчедән дә килеп катнаштылар.
1 нче урын - Альберт Юнысов (Теләче)
2 нче урын - Владимир Логинов (Теләче)
3 нче урын - Шәйхулла Шәрифуллин (Сатыш)
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

6 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдәният йортында 2008 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Яңа Ел турниры булып узды. Бәйгедә Саба һәм Теләче районнарыннан 15 авырлык категориясе буенча  70 дән артык көрәшче катнашты. Көрәшчеләрне котларга Кыш бабай һәм Кар кызы да килгән иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович, ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Раиль Рафикович, ООО "Саба" оешмасы җитәкчесе Билалов Адель Альбертович иганәчелек ярдәме белән барлык көрәшчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Спортчыларны һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

10 гыйнвар  көнне Кече Шыңар мәдәният йортында «Ышаныгыз, кешеләр, могҗизаларга» дигән бәйрәм чарасы булып узды. Анда Яңа ел лотереясе уйнатылды. Кичә музыкаль - бию номерлары, җырлар һәм котлаулар белән башланып китте. Лотереядә Яңа ел бүләкләре һәм призлары уйнатылды,  шулай ук яңа туган балаларны котладылар. Төп бүләк-мультиварка һәм бакча тачкасы Кече Шыңар авылы гаиләләренә бирелде. Шулай ук «Туган як»ҖЧҖнең иганәче бүләкләре уйнатылды. Авылдашлар конкурсларда катнаштылар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышларын рәхәтләнеп карадылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International