Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Чәчәкле бакча»га экскурсия оештырдылар. Экскурсия алдыннан балалар чәчәкләр үстерү турындагы китаплар белән таныштылар, рәсемнәрдәге чәчәкләрнең исемнәрен искә төшерделәр. Аннары алар Ринат Шамилов бакчасына юнәлделәр, анда бик күп яшелчә һәм чәчәкләр үстерелә. Ринат абый балаларга үзенең бакчасын күрсәтте, бакчачылык белән кайчан шөгыльләнә башлавы, нинди чәчәкләр яратуы һәм үсемлекләрне тәрбияләүдә нинди ысуллар куллануы турында сөйләде. Балалар бик күп сораулар бирделәр һәм рәхәтләнеп бакчага хозурланып йөрделәр.
Бөтендөнья китап сөючеләр көне — 9 августта барлык әдәбият һәм китап сөючеләр тарафыннан билгеләп үтелә. Китап укучылар булганда - китаплар яшәячәк. Китапка мәхәббәт балачактан башлана. Һәр ата-ананың иң зур казанышы, балага китап укуга мәхәббәт тәрбияләү. Дөрес әсәрләр баланы изге гамәлләр кылырга, ярдәм итәргә, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга өйрәтергә ярдәм итә. Саба район балалар китапханәсендә «Китап – иң яхшы дус» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады. Ә китап укучыларыбыз китапка һәм укуга багышланган викторинада катнашып, китаплар турында кызыклы мәгълүматлар белделәр.
Бөтендөнья китап сөючеләр көне-сез күптән караган әсәрләрне укый башлау өчен менә дигән сәбәп.Китаплар-ул реаль һәм уйлап чыгарылган дөньялар буйлап сәяхәт итү, үткәнгә һәм киләчәккә күз салу, дөньяга башка кешеләр күзлегеннән карау мөмкинлеге. Бу-кешелек дөньясының төп могҗизаларының берсе.8 август көнне Иштуган авыл китапханәсе балалар өчен «мавыктыргыч уку»дигән чара үткәрде. Чараның максаты-балаларда китап укуга кызыксыну уяту. Китапханәче укучыларга заманча язучыларның әсәрләрен, яңа китапларны тәкъдим итте.
Россиядә Физкультурачылар көне августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Быел ул бәйрәм 10 август көненә туры килә. Физкультурачылар көне СССР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан 1939 елда илдә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен гамәлгә куела. Физкультурачылар көне һөнәри спортчылар гына түгел, йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Шул уңайдан, Саба район китапханәсендә 8 август көнне “Өлкәннәр” клубы өчен “Спорт һәм сәламәтлек” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Бәйрәмнең тарихы, спорт белән шөгелләнүнең сәламәтлек өчен әһәмияте турында сөйләнде, викторина-уен оештырылды. Очрашуга Саба районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Миннегулов Әмин Ибраһим улы чакырулы иде. Ул инвалидларның һәм ветераннарның Саба районы командасының Татарстанда һәм Бөтенроссия буенча үткәрелә торган чемпионатларда катнашулары, аңа ничек итеп әзерләнүләре, лаеклы урыннар алулары турында сөйләде.
Яңа Мичән авылы Ленин урамы борылышына су агу өчен торба салынды
Закирова Гөлназ Ренат кызын «Татарстан Республикасы спорт министры Рәхмәте», Кәримова Равия Рәфгали кызын, Шиһабиев Ильяс Таһир улын, Хаҗиев Илмир Илдар улын, Фәтхуллина Гөлчәчәк Шәрипҗан кызын, Шәймөхәммәтова Алия Илсур кызын «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ОДМС Рәхмәт хаты» белән котлыйбыз.
Бүләкләр алуыгыз белән котлыйбыз! Үсегез, бер урында тормагыз, һәм уңыш үзен озак көттермәячәк. Бу җиңү сезгә яхшы кичерешләр һәм көчләрегезгә ышаныч китерсен. Котлыйбыз!
Татарстан Республикасы территориясендә көчле яңгыр турында шторм кисәтүе
"Саба-Арена" спорт мәктәбе яңа төркемнәр җыюны игълан итә
📌8 яшьтән башлап бадминтон бүлегенә башлангыч әзерлек төркемнәренә (ГНП), беренче квалификация категорияле тренер Бакирова Илзия Илфат кызы, +7 (939) 396-76-26; югары квалификация категорияле тренер Зарипова Гөлнара Хәмит кызы, +7 (906) 113-07-57
📌бадминтон бүлегенә спорт-сәламәтләндерү төркемнәренә (СОГ ) 5 яшеннән беренче квалификация категорияле тренер Бакирова Илзия Илфат кызы, +7 (939) 396-76-26
📌өстәл теннисы бүлегенә башлангыч әзерлек төркемнәренә (ГНП) 7 яшьтән һәм спорт-сәламәтләндерү төркемнәренә (СОГ) 5 яшьтән тренер Исмаилова Динара Фәрход кызы, 8 (917) 264-44-50
📌фехтование бүлегенә башлангыч әзерлек төркемнәренә (ГНП) 8 яшьтән һәм спорт-сәламәтләндерү төркемнәренә (СОГ) 6 яшьтән тренер Бобылева Азалия Ленаровна, +7 (937) 582-90-10
📌шахмат бүлегенә башлангыч әзерлек төркемнәренә (ГНП) 6 яшьтән һәм спорт-сәламәтләндерү төркемнәренә (СОГ ) 5 яшьтән тренер Мөхәммәтова Сирина Раил кызы, +7 (987) 063-01-71
Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясен оештыру гадәти һәм күңелле традициягә әверелде. Персонал тырышлыгы белән үзәк территориясе гаҗәеп матур була. Якты чәчәк композицияләре үзәккә килүчеләргә һәм хезмәткәрләргә уңай йогынты ясый.