«Китап – иң яхшы дус» әдәби сәгать

2024 елның 9 августы, җомга

Бөтендөнья китап сөючеләр көне — 9 августта барлык әдәбият һәм китап сөючеләр тарафыннан билгеләп үтелә. Китап укучылар булганда - китаплар яшәячәк. Китапка мәхәббәт балачактан башлана. Һәр ата-ананың иң зур казанышы, балага китап укуга мәхәббәт тәрбияләү. Дөрес әсәрләр баланы изге гамәлләр кылырга, ярдәм итәргә, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга өйрәтергә ярдәм итә. Саба район балалар китапханәсендә «Китап – иң яхшы дус» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.  Китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады. Ә китап укучыларыбыз китапка һәм укуга багышланган викторинада катнашып,  китаплар турында кызыклы мәгълүматлар белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International