“Спорт һәм сәламәтлек” тематик сәгать

2024 елның 9 августы, җомга

Россиядә Физкультурачылар көне августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Быел ул бәйрәм 10 август көненә туры килә.  Физкультурачылар көне СССР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан 1939 елда илдә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен гамәлгә куела.  Физкультурачылар көне һөнәри спортчылар гына түгел, йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Шул уңайдан, Саба район китапханәсендә 8 август көнне “Өлкәннәр” клубы өчен “Спорт һәм сәламәтлек” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Бәйрәмнең тарихы, спорт белән шөгелләнүнең сәламәтлек өчен әһәмияте турында сөйләнде, викторина-уен оештырылды.  Очрашуга Саба районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Миннегулов Әмин Ибраһим улы чакырулы иде. Ул инвалидларның һәм ветераннарның Саба районы командасының Татарстанда һәм Бөтенроссия буенча үткәрелә торган чемпионатларда катнашулары, аңа ничек итеп әзерләнүләре, лаеклы урыннар алулары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International