ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

 28 август көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында      Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы                              министр урынбасары Мөбәрәкшин Гадел Рафик улы катнашында Лесхоз интернат-йорты  коллективы белән җыелыш булды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

27нче август көнне Саба муниципаль районы мәдәният йортында  педагогик  хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

24 августта Балык Бистәсендә «Бистә шәле» II республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале узды. Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы "Мирас" фольклор коллективы әлеге фестивальдә катнашып, лауреат дипломына лаек булды. Фестиваль икенче ел үз мәйданчыгына республиканың иң яхшы осталарын, шулай ук бу халык һөнәрен яратучыларны җыя. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

27 нчы август көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә  халык  җыелышы уздырылды.  Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рахимҗан улы катнашты, 8нче сентябрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны оештыру һәм уздыру  турында чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. 2024 елда Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә эшләнгән һәм эшләнәсе эшләр турында сөйләде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Хөрмәтле җитәкчеләр, сезне 2024 елның 28 августында 16.30 сәгатьтә Байлар Сабасы мәдәният йорты бинасында, Г.Закиров ур., 27 йортта узачак гражданнар җыенына чакырабыз.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районы "Ак калфак" җәмгыяте вәкилләре кунак булды. Алар урманчыларыбызның урман хуҗалыгын алып бару, илнең яшел алтынын саклау һәм арттыру өлкәсендәге казанышларына, халкыбызның тормыш-көнкүрешенә чын күңелдән сокландылар, ә экскурсиядән соң кунаклар теләкләр китабында истәлекле язмалар калдырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Кече Кибәче һәм төбәк авыл клублары оештырган балалар төркеме өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Сабабаш авылында үзара салым программасы буенча юл төзекләндерү эшләре алып барыла. 213 метр юл асфальтланды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.  Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук җылыту радиаторлары рәшәткәләрен урнаштыру эшләре алып барыла.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International