«Бистә шәле» II Республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивалендә катнашу

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

24 августта Балык Бистәсендә «Бистә шәле» II республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале узды. Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы "Мирас" фольклор коллективы әлеге фестивальдә катнашып, лауреат дипломына лаек булды. Фестиваль икенче ел үз мәйданчыгына республиканың иң яхшы осталарын, шулай ук бу халык һөнәрен яратучыларны җыя. Ул осталарның иҗади аралашу территориясе булып тора. Ә фестиваль кунаклары өчен-бу бөтен республика кул эшләре осталарының оригиналь эшләрен күрү өчен уникаль мөмкинлек. Төрле милләтләрдән булган 30лап фольклор коллективы, халык уен коралларында, халык җырларында аерым башкаручылар сәхнәдә чыгыш ясады. Бәйрәм кунаклары өчен шәлләр һәм бәйләнгән әйберләр күргәзмәсе, иҗади мастер-класслар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International