Саба муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

   27нче август көнне Саба муниципаль районы мәдәният йортында  педагогик  хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе булып узды. Бу чара  мәгариф өлкәсендә ел саен үткәрелә торган иң төп вакыйгаларның берсе. Биредә эшләгән эшләргә йомгак ясала, киләсе уку елына бурычлар куела.

    Традиция буенча август киңәшмәсе башланыр алдыннан кунаклар  мәгариф учреждениеләре оештырган күргәзмәләр белән таныштылар. Күргәзмәләр Россия Федерациясендә Гаилә елы һәм Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына юнәлтелгән иде.

   Чара барышында район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакиров Илфат Фоат улы алдынгы укытучыларны, яшь мөгаллинәрне һәм  лаеклы ялга китүчеләрне хөрмәтләп бүләкләр тапшырдылар.

   Чарада катнашучылар арасында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Шаяхметова Роза Искәндәр кызы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкат улы Җамалетдинов, психология фәннәре кандидаты, доцент, КФУ Психология һәм мәгариф институтының педагогик психология кафедрасы мөдире Лушпаева Ирина Игоревна һәм ТР Дәүләт Советы депутатына кандидат Аитов Нияз Фаат улы да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International