4 сентябрь көнне Лесхоз интернат-йортында " Экстремизмга-юк!" декаднигы кысаларында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучыларга видеороликлар күрсәтү оештырылды.
Шекше авыл җирлеге сайлау участогы депутатлар сайлаувына әзер
2 сентябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка булып узды. Укучыларга һәм укытучыларга котлау сүзләре белән мәктәп директоры Р. Г. Мөбарәков, район хакимиятеннән вәкил – Галиуллин А.М., Саба район мәгариф бүлеге методисты Назмиева Л.В., «Туган Як» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Саубанов Ф.К, җирлек башлыгы А. Г. Гарипов, имам-хатыйб Нуриәхмәтов Р.Р. чыгыш ясадылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны көйләү эшләре алып барыла.
Саба туган якны өйрәнү музее каршында эшләп килуче берләшмәгә йөрүчеләр белән берлектә Көек авыл клубында оештырылган музейга сәяхәт кылынды. Клуб мөдире тарафыннан оештырылган әлеге музей, андагы бай экспонатлар, аларның тарихы белән танышу катнашучыларда зур тәэсир һәм соклану хисе калдырды.
"Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре 3 нче сентябрь көнне террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне уңаеннан , балалар өчен махсус чара үткәрделәр.
Белем көне - СССРда 1984 елның 15 июнендә " Белем көне дип игълан итү турында" СССР Югары Советы Президиумы Указы белән кертелгән. Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре укучылар өчен “Белем илендә” дигән темага викторина үткәрделәр. Укучылар әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштылар, командаларга бүленеп “Биологик култык”, “Әдәби архитектура” маршрутлары буенча телдән һәм язмача сорауларга җаваплар бирделәр.