Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2 сентябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка булып узды. Укучыларга һәм укытучыларга котлау сүзләре белән мәктәп директоры Р. Г. Мөбарәков, район хакимиятеннән вәкил – Галиуллин А.М., Саба район мәгариф бүлеге методисты Назмиева Л.В., «Туган Як» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Саубанов Ф.К, җирлек башлыгы А. Г. Гарипов, имам-хатыйб  Нуриәхмәтов Р.Р. чыгыш ясадылар.Барлык кунаклар да бүләкләр белән килгән иде. Быел 1 нче сыйныфка 8 укучы, барлыгы 77 бала укырга килде. Беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды. «Туган Як» ҖЧҖ директоры   җәйге каникуллар вакытында хуҗалыкларда эшләгән балаларга бүләкләр тапшырды. «ПМК» ҖЧҖ директоры урынбасары барлык 77 укучыга бүләкләр тапшырды. Кунаклар чыгышы һәм котлаулардан соң, бәйрәм тамашасы башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International